«Астра» тернәкләндерү үзәгендә иҗат остаханәсе эшен оештырганнар

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Бүген Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар кышны озатып язны каршы алдылар.

Май чабу атнасы башланды, бу вакытта кояш символы булган коймак пешерәләр. Тернәкләндерү үзәгендә иҗат остаханәсе дәресе нәкъ менә шушы символга багышланган иде. Нәниләр һәм аларның әти-әниләре кәгазьне бөгү ысулы белән иҗади эш башкардылар. Кул эшләрен башкару барышында балалар иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, кайчы һәм клей белән эшли белү күнекмәләрен үстерделәр. Балалар иҗат белән шөгыльләнгәндә тәрбияче Наталья Белова аларга элек Май чабу бәйрәмен ничек бәйрәм итүләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International