ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Махсус Олимпиаданың спорт экспрессы» проекты кысаларында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетыннан кунаклар булып китте.

16 март көнне Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын куркынычсызлыгы буенча чаралар үткәрелде.

Түбән Кама районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре мәгълүмати чаралар үткәрделәр. Аларда озак вакытлы карау системасы белән колачланган чит кеше ярдәменә беренче дәрәҗәдә мохтаҗ социаль хезмәтләр алучылар катнаша.

2022 елның 16 мартына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 044 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 116 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,49 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Алабугада рәсми рәвештә теркәлгән 211 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 16 кешегә кимрәк.

Татарстанда «Театр – All Inclusive» мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен V Республика театр студияләре фестивале старт алды.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә гражданнарны мускул тонусын нормальләштерергә һәм сәламәтлекне яхшыртырга булыша торган су-джок массажерлары белән таныштыруга юнәлдерелгән гамәли дәрес уздырылды.

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында 15 март көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова «Минем гаиләмнең традицияләре һәм гореф-гадәтләре» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Ул 13-нче номерлы социаль участокта узды.

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы һәм «Син барысын да булдырасың!» программасы кысаларында бүген Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан интеллекты бозылган, аутистик спектрдагы тайпылышлары булган 18-40 яшьлек яшь инвалидлар өчен православие храмына экскурсия оештырылган инде.

Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Резедә Габдрахманова Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләрен укытуны дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International