16 март көнне Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын куркынычсызлыгы буенча чаралар үткәрелде.
Апас отрядының Олы Шәмәк авылын саклау буенча аерым пост бүлекчәсе командиры Андрей Ганькин инструктаж үткәрде. Дәрес вакытында хезмәткәрләр гадәттән тыш хәл очрагында үз бурычларын һәм гамәлләр алгоритмын искә төшерделәр, ә тәрбияләнүчеләр янгын чыкканда һәм террорчылык янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар.
Учреждение бинасыннан кешеләрне эвакуацияләү буенча планлы тренировка үткәрделәр. Уку тренировкасында 30 кеше катнашты. Өйрәнүләр буенча нәтиҗәләр ясалды һәм җитешсезлекләргә игътибар бирелде.
Шулай ук профилактик чара кысаларында автоматик янгын сигнализациясе системаларының һәм эчке су белән тәэмин итү чараларының төзеклеге тикшерелде.