«Веста» социаль ярдәм үзәгендә гаилә кыйммәтләрен формалаштыралар

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында 15 март көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова «Минем гаиләмнең традицияләре һәм гореф-гадәтләре» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Ул 13-нче номерлы социаль участокта узды.

Белгеч катнашучыларны генеалогик агач, аның әһәмияте һәм мәгънәсе белән таныштырды. Аннан соң бер гаилә икенчесеннән нәрсә белән аерыла, дигән фикер алыштылар. Балалар үз гаиләләренең гореф-гадәтләре белән уртаклаштылар, гаилә бәйрәмнәрен ничек үткәрүләре, үзләренең яраткан ашлары, гаиләләрендә пешерелә торган ризыклар турында сөйләделәр.

Дәрестә 13 балигъ булмаган бала катнашты. Алар барысы да тормышта иң мөһиме – гаилә, якыннар һәм туганнар, гаилә традицияләре һәм гореф-гадәтләре икәнлеген аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International