«Астра»га спорт экспрессы килде

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Бүген «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Махсус Олимпиаданың спорт экспрессы» проекты кысаларында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетыннан кунаклар булып китте.

Университет волонтерлары тарафыннан үзәкнең ата-аналары һәм белгечләре өчен Махсус Олимпиада программалары буенча мастер-класслар, шулай ук «Яшь атлет» программасы буенча 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен хәрәкәт активлыгы оештырылды.

Балаларга истәлекле бүләкләр – спорт рюкзаклары, ә үзәк белгечләренә Махсус Олимпиада программалары буенча эшләү өчен спорт инвентаре тапшырылды.

Проект Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International