Халыкара игелекле эшләр көне кысаларында Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар «Салават күпере» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә барганнар.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өйдә «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча дәресләр уздыралар. Чираттагы дәрес инсульт кичергән һәм мөстәкыйль хәрәкәт итә алмый торган 1 төркем инвалидның куркынычсыз хәрәкәт итүенә багышланган иде.
Зәй муниципаль районында хәвеф-хәтәр һәм имин булмаган гаиләләр белән эш итү эшчәнлеге ведомствоара социаль патронаж системасы турындагы Нигезләмә нигезендә оештырылган.
Ел саен Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өлкән яшьтәге гражданнарны өйләренә барып, хәлләрен белешеп торалар. 2022 елда 520 йорт хуҗалыгын йөреп чыгу планлаштырыла.
Мамадыш районының «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Яшь мастер» түгәрәге дәресләрендә тәрбияләнүчеләр агачтан кисеп нәфис нәкыш ясау техникасын үзләштерәләр.
«Яшь патриот» социаль технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Туган телнең чисталыгын саклыйк!» патриотик агитбригадасында катнаштылар.
«Түбән Кама» милли паркы хезмәткәре Юлия Лукьянова Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен экологик агарту чарасы үткәрде. Балаларга кыр шартларында фототозаклар белән эшләү турында сөйләделәр. Аларны башкача урман камералары дип атыйлар.
«Әни+сабый» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Байкова 16 март көнне 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр белән Балалар үсеше клубына бару оештырды. Чара файдалы күнекмәләр һәм осталык алу, күзаллауларны киңәйтү һәм яңа тәэсирләр алу, ата-аналарга балаларны тәрбияләүдә һәм үстерүдә ярдәм итү максатыннан үткәрелде.
Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Диләрә Борисова 15 март көнне «Ышаныч телефоны – җаваплы тәртипкә адым» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара балалар өчен ышаныч телефоны эше турында мәгълүмат бирүгә, авыр тормыш ситуацияләрендә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мотивациясен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының өлкән төркемендә «Үз-үзеңне тоту мотивлары» дигән ситуатив практикум узды.