Татарстанның күпчелек моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимү теркәлгән

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Алабугада рәсми рәвештә теркәлгән 211 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 16 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм Түбән Кама шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2022 елның 16 мартына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 970, 285 һәм 678 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада эшсез гражданнар санының артуы Менделеевск (+1) һәм Кама Аланы (+3) шәһәрләрендә күзәтелә.

Чистайда бер атна эчендә хәл үзгәрмәгән, анда рәсми рәвештә теркәлгән 148 эшсез кеше санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International