Республиканың эш бирүчеләре тарафыннан 43 меңгә якын вакансия тәкъдим ителә

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

2022 елның 16 мартына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 044 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 116 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,49 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 42 708 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 200 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,24 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 760 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 36 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International