Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә гражданнарны мускул тонусын нормальләштерергә һәм сәламәтлекне яхшыртырга булыша торган су-джок массажерлары белән таныштыруга юнәлдерелгән гамәли дәрес уздырылды.
Су-джок-терапия – авыруларны профилактикалау һәм дәвалауның нәтиҗәле ысулы, акупунктураның ультразаманча юнәлеше, барлык органнарга һәм системаларга туры килә торган һәм кул учлары һәм табаннарда урнашкан югары актив нокталарны стимуллаштыру методы.
Дәрес барышында социаль хезмәт алучылар дәвалауның бу ысулының тарихы турында белделәр. «Һәр кешенең кул учларында һәм табаннарында барлык органнар һәм системаларның эше өчен җавап бирүче нокталары бар. Бу нокталарга махсус уенчыклар белән тәэсир итеп, үз сәламәтлегеңне яхшыртырга мөмкин», – дип билгеләде тернәкләндерү үзәге белгече. Аның сүзләренә караганда, бу алым өй шартларында куллану өчен һәркемгә ачык.
Дәрестә ун кеше катнашты. Тернәкләнүчеләр су-джок массажерларын куллану буенча практик тәҗрибә алдылар.