ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2022 ел
сишәмбе

«Яңа туган баласын кабул итүгә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен тормышка ашыру кысаларында 28 мартта Биектау районы «Өмет» халыкка социаль тәэмин күрсәтү комплекслы үзәге психологы төркемле дәрес үткәрде. Анда җиде йөкле хатын-кыз катнашты.

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге бүлектә 2021 елның июненнән «Уң як ярымшар рәсеме дөньясы» проектын тормышка ашыру башланды. 

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен социаль-хокукый хезмәтләр күрсәтү кысаларында мәгълүмати-консультацион очрашу үткәрелде. Чараның максаты – кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарның грамоталылыгын күтәрү.


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, социаль хезмәтләр алучыларның социаль активлыгын арттыру максатыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Республика шахмат-шашка турниры үткәрә.

2022 нче елдан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Дания Гыйльфанова «Буыннар бәйләнеше» дигән яңа инновацион технологияне тормышка ашыра. Аның максаты булып учреждениедә яшәүче ялгыз өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту тора.

Менә инде берничә ел рәттән Зәй муниципаль районы «Аеклык ноктасы» дигән алкогольле бәйлелек белән пациентларны дәвалау буенча комплекслы республика проектын тормышка ашыруда катнаша. Проект ата-ана хокукыннан мәхрүм итүгә, балигъ булмаган балаларның һәм аларның ата-аналарының тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

24 нче март көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская «Хокук бозуларга сәләтле яшүсмерләрне өзлексез социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт системасын төзүдә профилактика субъектлары роле» дигән түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Чара Түбән Кама агросәнәгать көллияте базасында узды. Түгәрәк өстәл эшендә барлык профилактика субъектлары, мәктәп һәм урта уку йортларының психологлары һәм социаль педагоглары катнашты.

25 март көнне Лениногорск муниципаль районы территориясендә балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы учреждениеләре белгечләре гаиләләр буенча чираттагы ведомствоара рейд үткәрделәр. 

«2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 25 мартта Биектауның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Үз-үзеңә ышан» клубының утырышы узды. Чарада 12 яшүсмер, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек башлыгы, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ башлыгы, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International