Министрлык социаль хезмәт алучылар арасында шахмат-шашка турниры үткәрә

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, социаль хезмәтләр алучыларның социаль активлыгын арттыру максатыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Республика шахмат-шашка турниры үткәрә.

Турнирда 2 кешедән торган социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре командалары катнаша.

Чара ике спорт дисциплинасы – шахмат һәм шашка буенча үткәрелә.

Социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында шахмат-шашка турниры яшь төркемнәре буенча үткәрелә:

I төркем – 10 яшькә кадәр;

II төркем – 10 яшьтән 14 яшькә кадәр;

III төркем – 14 яшьтән 18 яшькә кадәр.

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар, психик бозылулары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортларда социаль хезмәтләр алучылар арасында яшь төркемнәрен исәпкә алмыйча.

Катнашу өчен гаризалар 2022 елның 10 маена кадәр кабул ителә. Турнирны үткәрү турындагы нигезләмә белән биредә танышырга мөмкин>>.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International