ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Азнакай муниципаль районында бер предприятие өлешчә хезмәт хакы буенча бурычын түләде. Шулай итеп, «Милквиль» ҖЧҖ 104 хезмәткәргә 283 мең сум түләде.
Шулай ук Яр Чаллы шәһәренең «Автоагрегатцентр «Кама заводы» ҖЧҖ хезмәт хакы буенча бурычын өлешчә капланган. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 1 хезмәткәргә 731,9 мең сум түләде.