Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен социаль-хокукый хезмәтләр күрсәтү кысаларында мәгълүмати-консультацион очрашу үткәрелде. Чараның максаты – кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарның грамоталылыгын күтәрү.
Реабилитантларның сорауларына ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты М.А. Филиппова һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының әйдәүче белгече Е.В. Кузьмич җавап бирделәр. Шулай ук социаль хезмәтләр алучыларга белешмәлекләр тараттылар, ведомстволарның территориаль бүлекләренең телефон номерларын искә төшерделәр.
Чарада 17 кеше катнашты.