Буа интернат-йортында «Буыннар бәйләнеше» технологиясен керткәннәр

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

2022 нче елдан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Дания Гыйльфанова «Буыннар бәйләнеше» дигән яңа инновацион технологияне тормышка ашыра. Аның максаты булып учреждениедә яшәүче ялгыз өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту тора.

Бүген социаль хезмәтләр алучы Гөлбану Садыйкова видеоэлемтә ярдәмендә күрше шәһәрдә яшәүче туганы белән аралашты. Туганнары белән аралашканнан соң әбинең кәефе күтәрелә. Интернат-йорт белгечләре үз карамагындагылар өчен мондый чараларны даими рәвештә үткәрәләр. Аралашу телефон яки видеоэлемтә аша уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International