Биектау районында яшүсмерләр клубы утырышы узды

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

«2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 25 мартта Биектауның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Үз-үзеңә ышан» клубының утырышы узды. Чарада 12 яшүсмер, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек башлыгы, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ башлыгы, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре катнашты.

Яшүсмерләргә 2021 елда республика юлларында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүмат бирделәр, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәрттеләр, яктылык кайтаручы элементлар бүләк иттеләр.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек начальнигы «Фейклар тараткан өчен җаваплылык» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрде. Яшүсмерләргә җинаять җаваплылыгы нинди яшьтән башлана һәм җинаять кылган өчен нинди җәза кулланылуын аңлаттылар.

«Өмет» үзәге психологы «Наркотиклаштыру куркынычын билгели торган өлкән яшьтәге яшүсмерләрнең психологик хәле үзенчәлекләре» дигән темага катнашучылар белән анкета үткәрде. Белгеч сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруның төп юлларын тәкъдим итте, алар арасында оптималь көн режимы, үз-үзеңне бозудан баш тарту, тормыш кыйммәтләрен, әйләнә-тирәлекнең тискәре йогынтыларына каршы тору күнекмәләрен формалаштыру, шәхеснең үз-үзләрен тоту күнекмәләрен үстерү.

Чараның ахырында яшүсмерләрне Бала хокуклары турындагы конвенциянең төп нигезләмәләре белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International