Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге бүлектә 2021 елның июненнән «Уң як ярымшар рәсеме дөньясы» проектын тормышка ашыру башланды. Проект «Иҗтимагый инициатива – 2021» республика социаль проектлар конкурсында «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен опека һәм аларның җәмгыятьтә социаль активлыгын арттыру» номинациясендә җиңүче булды.
Грант суммасы 22 000 сум тәшкил итте, бу суммага уң як ярымшар рәсем ясау ысулын кулланып психологик дәресләр үткәрү өчен чыгым материаллары сатып алынды.
Проектның төп максаты – интеллектуаль үсеш тайпылышлары булган һәм / яки психик авырулар белән интегүче гражданнарны көндезге төркемдә арт-терапия алымнарын куллану ярдәмендә социаль интеграцияләүгә һәм адаптацияләүгә ярдәм итү.
Проектның максатчан төркеменә 18 яшьтән алып интеллектуаль үсеше бозулары булган яки психик авырулардан җәфа чигүче гражданнар, шулай ук аларның гаилә әгъзалары керә.
28 март көнне «Кояшлы кыз» дигән мастер-класс проектын тормышка ашыру кысаларында йомгаклау чарасы булып узды.
Социаль проектны тормышка ашыру барышында 01.06.2021 елдан алып 30.03.2022 елга кадәр эшче төркем төзелде, кирәкле чыгым материаллары сатып алынды, көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары арасыннан 2 төркем төзелде, диагностик һәм методик материаллар тупланды һәм әзерләнде, уң як ярымшар рәсем ясау методикасын кулланып 19 дәрес, максатчан төркем гаиләләре белән социаль-анимация чаралары оештырылды.
Проектны тормышка ашыруның ун ай эчендә түбәндәге нәтиҗәләрне билгеләп үтәргә мөмкин: проектта катнашучылар арасында аралашу даирәсе киңәйде, психоэмоциональ халәт, танып-белү, социаль һәм иҗади активлык күрсәткечләре яхшырды, социаль уңышлылык дәрәҗәсе күтәрелде, иҗади сәләтләр барлыкка килде. Проектның тормышка сәләтлелеге һәм алынган нәтиҗәләр «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге тору бүлегенең эш тәҗрибәсендә «Уң як ярымшар рәсем дөньясы» программасын кулланырга мөмкинлек бирә.