24 нче март көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская «Хокук бозуларга сәләтле яшүсмерләрне өзлексез социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт системасын төзүдә профилактика субъектлары роле» дигән түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Чара Түбән Кама агросәнәгать көллияте базасында узды. Түгәрәк өстәл эшендә барлык профилактика субъектлары, мәктәп һәм урта уку йортларының психологлары һәм социаль педагоглары катнашты.
Чара башында район башкарма комитетының балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе эшчәнлеген оештыру бүлеге начальнигы Индира Галиева чыгыш ясады. Ул профилактика субъектларының ведомствоара эше турында сөйләде, хаталарны һәм кисәтүләрне билгеләп үтте. Аннары, төркемнәргә бүленеп, катнашучылар тәкъдим ителгән биремнәрне үтәделәр. Берсе – психолог, икенчесе-социаль педагоглар. Һәр төркем хокук бозуларга сәләтле яшүсмерләр белән ничек эшләячәге турында сөйләргә тиеш иде.
Чарада катнашучылар түбәндәге нәтиҗәләр ясадылар: формаль булмаган лидерны үз вакытында ачыкларга, ата-аналарны укыту-тәрбия процессына җәлеп итәргә, яшүсмерләрдә уңайсызлык тудыра торган яшерен мотивларны ачыклау өчен индивидуаль әңгәмәләр үткәрергә, яшүсмерләрне мәктәп, көллиятнең иҗтимагый тормышына кертергә кирәк.