ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

26 март көнне Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Цифрлаштыру һәм технологияләр» дигән тематик программа уздырдылар. Чара Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына багышланган.

2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.

Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чара узган. Аны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Лиана Габидуллина алып барды.

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә тугыз ел дәвамында хезмәт ветераны, икенче төркем инвалид Александра Александровнага хезмәт күрсәтәләр. Ул ике инсульт кичерә, гыйнвар аенда аңа аягында операция ясыйлар.

Балигъ булмаганнар арасында экстремизмны һәм терроризмны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ольга Плаксина «Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» дигән курстан «Кеше хокукларын бозучы секталар турында сөйләшик» дигән дәрес үткәрде. Экстремистлык идеологиясен традицион конфессияләрдән аера белү максатыннан үткәрелгән чарада 10 балигъ булмаган бала катнашты.

«Ноосфера» мәгарифкә ярдәм фонды «Нейросфера» балалар үсеше һәм социализация үзәге базасында нейропсихологның бушлай онлайн-консультацияләрен үткәрә.

25 нче март көнне Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә укытучы-дефектолог Ольга Анкудинова һәм педагог-психолог Ирина Матвеева ата-аналар өчен «Балаларны коррекцияләүдә һәм үстерүдә баш мие стимуляциясен куллану» дигән темага чираттагы практик дәрес үткәрделәр. Әлеге чара «Баланың уңышлы социализациясе һәм үсеше шартылары буларак махсус мохит» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.


25
март, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин Балык Бистәсе районында 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен Сан дәресе үткәрде. Дәрес Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләренә багышланган иде.

«Благомир» хәйрия фонды Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең медицина һәм социаль бүлекләре хезмәткәрләре өчен 32 комплект махсус кием бүләк итте.

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар әйләнә-тирәлекне саклау эшенә кулдан килгәнчә өлеш кертергә телиләр. Алар «Җир Сәгате» Бөтендөнья акциясендә катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International