ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2025 ел
дүшәмбе

Социаль контракт – ярлылыкны киметүнең төп инструментларының берсе. Аның максаты – кешегә катлаулы тормыш хәлен җиңәргә ярдәм итү генә түгел, ә аны даими керем чыганагы булу хисабына озак вакытлы перспективага ярлылыктан чыгару.

Казан шәһәре Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе базасында «Балигъ булмаганнарның психоэмоциональ җәрәхәтләрен җиңүгә юнәлдерелгән нәтиҗәле практикалар: Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тәҗрибәсе» стажировка мәйданчыгы оештырылды. Стажировка мәйданчыгы эшендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре һәм җитәкчеләре катнашты.

«Теплица хуҗалыгы» программасы кысаларында «Татнефть» ГАҖ волонтерлары Бөгелмә районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ялкын» социаль приюты өчен теплицалар сатып алганнар.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү өчен кайнар линия эшли. Атна саен бу линиягә 7-8 мөрәҗәгать килә. Аларның 80 % якыны белем алу һәм яңа күнекмәләр алу мәсьәләләре белән бәйле. Бу хакта махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча чемпионатка багышланган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова сөйләде. Ярышлар Казанда 25–29 июльдә узачак.

Татарстан эш бирүчеләре «Россиядә эш» платформасында 53 005 вакансия урнаштырган.

13 июльдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тынычлык фәрештәләре» төбәк иҗтимагый оешмасы катнашучылары «Бәхеткә дага» дигән мастер-класс үткәрделәр.

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында «Халык өчен хезмәтләр» номинациясендә җиңүче булды. Учреждение «Аутистик спектр тайпылышы һәм башка менталь тайпылышлары булган балалар өчен көндезге тору төркеме» социаль-педагогик хезмәтен күрсәтте.

Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының мәктәпкәчә төркемендә «Цирк аренасы» темасына төзелеш материалыннан конструкцияләр ясау буенча интеграцияләнгән дәрес узды.

Куркынычсызлыкны көчәйтү максатыннан Алабуга районында «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында гамәлләрне эшләп карау максатыннан укыту-күнекмә эвакуациясе узды. Чарада балалар һәм үзәк хезмәткәрләре катнашты.

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге табиблары социаль хезмәт алучыларга профилактик лекция укыдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International