Быел өлкәннәр декадасы Нурлат районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучыларына җылы очрашулар һәм ихлас котлаулар бүләк итте.
Төрле авылларда күңелле һәм матур тантаналы чаралар узды. Оештыручылар, социаль хезмәткәрләр, һәр өлкән кеше үзен кирәкле итеп хис итсен өчен, бәйрәм рухы булдырырга тырыштылар.