Карау мәктәбе файдалы күнекмәләр бирә

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе шәфкать туташы Карау мәктәбенең чираттагы төркемле дәресен үткәрде.

Дәрес «Өлкән яшьтәге гражданнарның (инвалидларның) үзенчәлекләре. Төп гериатрик синдромнар» темасына оештырылды. Өлкән яшьтә сәламәтлек торышындагы үзгәрешләрнең катлаулы динамикасы күзәтелә, ул физик һәм психик сәләтләрдә нык чагыла. Социаль хезмәткәрләр укыту вакытында картлык астениясенең төп билгеләмәләре, төшенчәләре һәм синдромы белән таныштылар. Шулай ук аларга өлкән яшьтәге гражданнардагы физиологик үзгәрешләр, хроник авырулар үсеше куркынычы турында җентекләп сөйләделәр.

Бүгенге көндә Карау мәктәбе аз хәрәкәтләнүче гражданнарны өй шартларында сыйфатлы тәрбияләүне тәэмин итүдә мөһим инструмент булып тора. «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты ярдәмендә социаль хезмәткәрләр киләчәктә тәрбияләнүчеләрне карауны оештыру өчен файдалы мәгълүмат һәм гамәли күнекмәләр ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International