ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы республика территориясендә инвалидларны, шул исәптән махсус хәрби операция ветераннарын эшкә урнаштыру өчен махсус эш урыннары булдыруга эш бирүчеләрнең чыгымнарын каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирүгә сайлап алу игълан ителүе турында хәбәр итә.

Ютазы районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар һәм яшь армиячеләр махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычлар үтәүче сугышчы-якташлары белән очраштылар.

Әтиләр көне алдыннан Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында сабын кайнату буенча мастер-класс узды. Чарага «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтендә катнашучылар чакырылган иде.

Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Яр Чаллы волонтерлары, «Яхшылык бүләк ит» иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре, бай программа әзерләде һәм үткәрде.

Дәвалау физкультурасы буенча инструктор Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрнең сәламәтлеген ныгытуда мөһим роль уйный. Аның җитәкчелегендә тренажер-вертикализаторда хәрәкәт активлыгын торгызуга, мускуллар системасын ныгытуга һәм организмны гомуми савыктыруга юнәлдерелгән даими дәресләр уза.


14
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән берлектә хезмәткәрләрнең хезмәтенә вакытында һәм тулысынча түләү өлешендә хезмәт хокукларын үтәүне тәэмин итү эшен дәвам итә.

Социаль тернәкләндерү һәм һөнәри әзерлек программасы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «СтолярКо» балта эше остаханәсендә көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен чираттагы дәрес үткәрелде. Бу юлы катнашучыларга гамәли һәм эстетик көнкүреш предметы – фанерадан ачкыч савыты ясарга тәкъдим иттеләр.

«Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең хезмәт тернәкләндерү кабинетында кухня алъяпкычы тегү дәресе узды.

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында өлкәннәр ункөнлеге дәвамында чын-чынлап бәйрәм һәм җылы атмосфера хөкем сөрде. Районның иҗат коллективлары, мәктәп һәм балалар бакчалары, балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм тәрбияләнүчеләре үзләренең концерт программаларын бүләк иттеләр, туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, «Беренчеләр хәрәкәте» укучылары иҗади мастер-класслар үткәрделәр.

 

«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында Нурлат районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар һәм волонтерлар белән берлектә «Чиста ишегалды» акциясендә катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International