Югары Ослан районында социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышлары дәвам итә

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

Муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы Югары Ослан районында узды. Утырышта ике гаиләнең йомгаклау этабы нәтиҗәләре һәм «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасына җибәрелгән дүрт сигнал картасы каралды.

Утырыш йомгаклары буенча балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә гаиләдәге вәзгыять нормальләшүгә бәйле рәвештә ике гаиләне ведомствоара патронаттан төшерү, бер гаиләне ведомствоара исәпкә кую турында үтенеч белән мөрәҗәгать итү турында карар кабул ителде.

Хәзерге вакытта «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасында Югары Ослан районыннан тугыз гаилә бар, аларда егерме балигъ булмаган бала тәрбияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International