Алабуга интернат-йортында яшәүчеләр саф һавада сәламәтләнә

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

Соңгы җылы көннәрдән файдаланып, Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында саф һавада чараларны мөмкин кадәр ешрак үткәрергә тырышалар.

Әйтик, иртәнге зарядка урам спорт мәйданчыгында уза. Хезмәткәрләр аз хәрәкәтләнүчеләр белән даими рәвештә ишегалдында, бакчада һәм паркта йөри. Мондый йөрүләр кәефне яхшыртырга ярдәм итә, табигать матурлыгыннан ләззәт алырга һәм уңай хис-кичерешләр белән тулыланырга мөмкинлек бирә.

«Ачык һавада» дигән кызыклы уен программасы фонтан янындагы беседкада узды. Катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр һәм төрле табышмаклар чиштеләр.

Мондый чаралар интернат-йортта яшәүчеләргә саф һавада вакытларын рәхәтләнеп үткәрергә, бер-берсе белән аралашырга, үзләрен яшьрәк хис итәргә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International