Үз-үзеңне контрольдә тоту күнекмәләрен үстерү, стресслы ситуацияләрдә хис-кичерешләр белән аңлы рәвештә идарә итү максатыннан, Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче Гөлшат Җаббарова «Мин үз-үземне кулда тота белергә өйрәнәм» дигән дәрес үткәрде. Чара яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалауның актуаль мәсьәләләре буенча балигъ булмаганнарның мәгълүмати компетентлыгын арттыру программасы буенча оештырылды.
Дәрес барышында борчылуны җиңүнең төрле ысуллары турында сөйләштеләр, тәкъдим ителгән ситуацияләр һәм уеннар аша балалар үз-үзләрен тоту ысулларын сайладылар һәм үзләренең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең абруен киметмичә конфликттан чыгу юлларын таптылар. Катнашучылар шулай ук ял итү һәм үз-үзеңне көйләү күнегүләре белән таныштылар.