Тармак белгечләре «Бәхетле гаилә әлифбасы» программасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2025 елның 14 октябре, сишәмбе

Ай башында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе базасында «Бәхетле гаилә әлифбасы» программасы буенча стажировка мәйданчыгы узды. Чарада шулай ук Әлмәт районының «Опека» үзәге белгечләре дә катнашты.

Семинар барышында «Шәфкать» үзәге психологы чыгыш ясады. Программада катнашучыларның барысы да «Ни өчен балалар үзләрен начар тота» психологик тренингында, «Бергә булу бәхете» мастер-классында катнашты.

Соңыннан катнашучылар стажировка мәйданчыгында катнашу турында сертификатлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International