Лениногорск халкына «Өмет линиясе» хезмәте турында сөйләделәр

2025 елның 14 октябре, сишәмбе

13 октябрьдә Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар һәм шәһәр халкы өчен ышаныч телефоннары белән буклетлар тарату буенча мәгълүмати кампания үткәрделәр.

Акциянең максаты телефон аша аноним һәм түләүсез ярдәм күрсәтә торган «Өмет линиясе» тәүлек буе эшли торган медицина психология хезмәте эше турында мәгълүмат бирү булды. Кризис ситуацияләре, психологик кыенлыклар яки оператив ярдәм таләп итә торган башка проблемалар килеп чыкканда, һәркем 8 (843) 222-00-24, 8 (843) 279-55-80 номерлар буенча шалтырата ала.

Мондый мәгълүматны тарату халыкның психологик һәм социаль иминлеген яхшыртуга юнәлдерелгән профилактик эшнең мөһим өлеше булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International