Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Буыннар элемтәсе» Бөтенроссия рухи-патриотик, социаль-экологик проекты кысаларында «Алма алмагачтан» хәйрия акциясе үткәрделәр.
21 августта Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы 2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында дәрес үткәрде. Дәреснең төп темасы хис-кичерешләр, аларны чагылдыру үзенчәлекләре һәм аларны дөрес чагылдыра белү иде.
Менә инде берничә ел илдә «Буыннар элемтәсе» бөтенроссия проекты гамәлгә ашырыла, аның программасында ел саен «Алма алмагачтан» фестивале үткәрелә.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Елена Макарова яшүсмерләрнең шәһәр киңлегендә үз-үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен үстерү максатында «Шәһәрдә иминлек» темасына төркемле дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Бүген ремонттан соң чираттагы яңартылган «Россия эше» кадрлар үзәге Апас районында ачылды. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова үзәктә булды һәм яңалыкларны бәяләде.
«Кызлар-скаутлар ассоциациясе» балалар төбәкара иҗтимагый оешмасы Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белән берлектә «Курше Фест» конкурсында катнаша. Бу «Безнең ишегалды» программасының дәвамы, конкурс ишегалларын актив ял итү һәм аралашу урыннарына әйләндерергә мөмкинлек бирә.
15 августта оештыручылар сайлаган ишегалды мәйданчыгында «Ишегалдына уйнарга чык!» чарасы узды. Ишегалды киңлегендә яшәүчеләр спорт уеннарында һәм ярышларда, шашка турнирларында, иҗади мастер-классларда, халык уеннарында һәм аниматорлар белән дәртле биюләрдә катнаштылар. Активистларга һәм йортлар буенча өлкәннәргә грамоталар тапшырылды.
Кичә Азнакай районында модернизацияләнгән «Россия эше» кадрлар үзәген ачу тантанасы булды.
Бүген Буада яңартылган «Россия эше» кадрлар үзәге ачылды. Үзәкне «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында модернизацияләделәр.
Закон белән каршылашкан яшүсмерләрне нәтиҗәле социализацияләүнең мөһимлеген бәяләп бетереп булмый. Ул бары тик нәтиҗәле аралашу күнекмәләрен үстерү һәм әйләнә-тирә дөнья белән үзара хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә генә мөмкин була. Нәкъ менә шундый күнекмәләр «Яхшылык компасын көйләү» программасы кысаларында оештырылган «Үзгәрешләр җиле» клубының узган чарасының төп темасы булды.