Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм патриотик тәрбия бирү буенча актив рәвештә максатчан эш алып барыла.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче «Импульс» волонтерлар отрядына кергән балалар якын кешесе хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашкан өлкән яшьтәге ир-атка ярдәм күрсәттеләр.
Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Бала хокуклары» дигән тематик чара узды. Балигъ булмаганнар белән чара Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында үткәрелде.
Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында дәвалау физкультурасы буенча инструкторлар өлкәннәр һәм инвалидлар өчен индивидуаль тернәкләндерү программалары булдыралар. Аларның максаты – физик активлыкны саклап калу һәм социаль хезмәтләр алучыларның тормыш сыйфатын яхшырту.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приюты базасында ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышы узды. Приют белгечләре Аксубай муниципаль районының профилактика субъектлары вәкилләре белән очрашты.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында янгын куркынычсызлыгы буенча урта һәм кече медицина персоналы белән дәрес узды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контролендә тоту проектында катнаша.
20 ноябрьдә Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында балигъ булмаганнарга һәм аларның ата-аналарына (законлы вәкилләренә) хокукый консультацияләр бирелде.
20 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән мастер-класс үткәрделәр.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында чүпрәк уенчыклар ясау буенча мастер-класс үткәрелде.