ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Бер мәйданчыкта министрлыклар һәм ведомстволар, эре эш бирүчеләр, әйдәп баручы HR-экспертлар, мәгариф оешмалары, яшьләр һәм бизнес-берләшмәләр вәкилләре җыелачак. Бу хезмәт базары өчен ел нәтиҗәләрен ясау булачак.

Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарны хокукый агарту максатында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе 28 ноябрьдә хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча халык өчен кайнар телефон линиясе үткәрәчәк.


18
ноябрь, 2025 ел
сишәмбе

Яшүсмерләрнең хәзерге буынына проблемаларны тиз арада хәл итә белү, командада ышанычлы хезмәттәшлек итү, инициатива һәм максатчанлык күрсәтү, үз вакытын нәтиҗәле планлаштыру һәм әйләнә-тирә мохит үзгәрешләренә оператив җавап бирү кебек мөһим күнекмәләрне тулы канлы үстерү өчен актив практика һәм тормыш тәҗрибәсе кирәк.

18 ноябрь көнне «Бәхетле гаилә әлифбасы» клубында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Гүзәл Минһаҗева белән ата-аналарның үсеп килүче балалар белән аралашу үзенчәлекләренә багышланган очрашу булды. Дәрес социаль хезмәт алучы 12 гаилә өчен махсус оештырылган иде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән берлектә хезмәткәрләрнең хезмәтенә вакытында һәм тулысынча түләү өлешендә хезмәт хокукларын үтәүне тәэмин итү эшен дәвам итә.

Алабугада «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр виртуаль чынбарлык клубында булдылар. Виртуаль чынбарлыкның заманча технологияләрен кулланып, балалар якты хис-кичерешләр һәм гадәти булмаган маҗаралар белән тулы бөтенләй башка дөньяга күчә алдылар.

2 декабрьдә 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр ТР Иҗтимагый палатасында Халыкара инвалидлар көненә багышланган ункөнлек кысаларында «Турыдан-туры сора» гражданнарны кабул итү планлаштырыла.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә үзбәя күтәрү буенча «Үзең өчен вакыт» тренингы уздырылды. Дәреснең максаты – үзеңне уңай кабул итүне формалаштыру.

18 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары белән «Тыл геройлары» тематик сәгате үткәрде. Чара Бөек Ватан сугышы елларындагы тыл хезмәтчәннәренә багышланган иде.

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тормыш иминлеге нигезләре буенча дәресләр кысаларында «Кышкы сәфәрләр вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән мәгълүмат сәгате узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International