2025 елның октябрендә «Халык депутатларының Ленинград шәһәр Советы Башкарма комитеты карарына үзгәрешләр кертү турында» 496-82 номерлы Санкт-Петербург Законы үз көченә керде.
Хәзер билгене камалыш чорында (1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр) Ленинградта яшәгән барлык кешеләр ала алачак. Элек камалышта калган шәһәрдә кимендә дүрт ай яшәү мәҗбүри шарт иде.
«Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе блокада чорында Ленинградта яшәвен, эшен, укуын раслаучы документлар тапшырганда гражданның шәхси гаризасы нигезендә тапшырыла.
Россия Федерациясе субъектларында яшәүче затларга билге Санкт-Петербург районы администрациясе тарафыннан тапшырыла.
Татарстан Республикасында яшәүчеләр яшәү урыны буенча территориаль социаль яклау органнарында консультацияләр ала ала.