Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Әниләр көне алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары, аларның әниләре, туганнары һәм якыннары өчен «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортының иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерт программасы узды.
Сәхнәдә профессиональ артистлар һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады, алар тамашачыларга музыкаль һәм бию номерларын, җылы сүзләрне үз эченә алган күңелне нечкәртә торган программа әзерләделәр.
Оештыручылар мондый чараларның социаль активлыкны күтәрүдә һәм менталь тайпылышлары булган кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуда мөһимлеген билгеләп үттеләр.