Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә яңа «Игелек йорты»нда булды. Аны ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев озата йөрде.
«Игелек йорты» төзелеше «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды. Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе 120 кешегә исәпләнгән һәм заманча сыйфат стандартларына туры килә. Биредә уңайлы тормыш һәм актив озын гомерлелек өчен барлык шартлар да тудырылган.
Моннан тыш, «Игелек йорты»нда «акыллы бүлмәләр» җиһазландырылган.
Рөстәм Миңнеханов биредә яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр белән аралашты, персоналның югары профессиональлеген бәяләде. Рәис «Игелек йорты» ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм сыйфатының яңа стандартларына ориентир булачагына ышаныч белдерде.