Россия үсешенең милли максатларын гамәлгә ашыру кысаларында, туучылар санын арттыру максатларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары кертелде. Демографик инициативаларның берсе – яңа туган балалар өчен беренчел кирәкле әйберләрне прокатка бирү пунктларын булдыру. Пилот проект «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән.
Прокат пунктлары Татарстан Республикасының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре базасында төзеләчәк. Мондый пункт Баулы районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә дә ачылды. Биредә вакытлыча файдалануга яшь ярымга кадәрге балалар өчен балалар караваты, трансформер-коляска һәм кышкы чана-коляска, бер яшькә кадәрге сабыйлар өчен урындык һәм йөрү урындыклары, алты айга кадәрге сабыйлар өчен биләү өстәле алырга мөмкин.
Әлеге ярдәм чарасын яшь ярымга кадәрге бала тәрбияләүче, бала туганда бирелә торган айлык пособие алучы ата-аналар ала алачак. Мондый ярдәмне алуга хокуклы категорияләр арасында
- һөнәри белем бирү оешмаларында көндезге формада укучы 25 яшькә кадәрге студент ата-аналар;
- 30 яшькә кадәрге күпбалалы ата-аналар;
- ялгыз ана яки ялгыз ата.
Ата-аналар һәм балалар Россия Федерациясе гражданлыгына ия булырга, шулай ук прокат пункты урнашкан районда яки шәһәр округында даими яки вакытлыча теркәлергә тиеш.