19 ноябрьдә Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Баулы районы «Каенкай» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында стажировка мәйданчыгында катнаштылар. Чарада катнашучыларга чыгышлар, презентацияләр, видеороликлар карау, мастер-класслар тәкъдим ителде.
Стажировка мәйданчыгында катнашучыларның барысы да оештыручыларга һәм «Каенкай» үзәгенең хезмәткәрләренә мондый чараны оештырганнары һәм үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр. Соңыннан барлык катнашучылар да стажировка узу турында сертификат алдылар.