ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бәйрәмнәр алдыннан Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Яңа елны бергә каршылыйк» дигән чара уздырдылар. Бәйрәмдә балигъ булмаган 26 социаль хезмәт алучы катнашты.

Кичә Казанның «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Кыш Бабай маҗаралары» дигән Яңа ел тамашасы узды.

Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, көндезге төркемдә социаль хезмәт алучылар «Нур» яшьләр үзәгендә булдылар, анда алар өчен Яңа ел тамашасы оештырдылар.

27 декабрьдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр үзәге белән берлектә көндезге төркемгә йөрүче яшьләр өчен бәйрәм оештырдылар.

2022 елның 26 декабрендә Казан Ратушасында инвалид хатын-кызлар арасында «Татарстан энҗесе – 2022» IX республика конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләделәр.

26 декабрьдә Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Менделеевск яңалыклары» редакциясе һәм «Яшьлек» кинотеатры хезмәткәрләре «Әкияти Яңа ел» чарасы әзерләделәр һәм үткәрделәр.

Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Яңа ел һәр йортка» акциясе уздыралар. Аның максаты – өйдә социаль хезмәтләр алучыларны бәйрәм белән котлау.

27 декабрьдә Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль эш буенча белгеч һәм психолог көндезге төркем белән Яңа ел уенчыгы ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Эштә балигъ булмаган катнашучылар клей, төсле кәгазь, катыргы, җеп, гипс фигуралары һәм буяулар кулланды.


27
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

«Время побед» АКБО авыр һәм куркыныч тормыш хәлендә калган яшьләр һәм балигъ булмаганнар белән эшли. Оешманың эшчәнлеге социаль адаптациядә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта Яңа елны каршыларга әзерләнәләр. Социаль хезмәт алучылар үз бүлмәләрен бизиләр, җырлар һәм шигырьләр өйрәнәләр, гардеробларыннан иң матур киемнәрне сайлыйлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International