Казанда «Татарстан энҗесе» конкурсына йомгак ясалды

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

2022 елның 26 декабрендә Казан Ратушасында инвалид хатын-кызлар арасында «Татарстан энҗесе – 2022» IX республика конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләделәр.

Быел конкурсның финалына Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 9 катнашучы чыкты.

Чаллыдан Ангелина Кузьмина «Татарстан энҗесе – 2022» исемен яулады. Икенче урынны Яшел Үзәннән Светлана Георгиева алды. Өченче урын Түбән Камадан Эльвира Әскарованыкы.

Финалга чыгучыларның һәрберсе титулга лаек булды: «Сәнгать энҗесе – 2022» – Вероника Плеханова (Чаллы шәһәре), «Максатчан энҗе – 2022» – Альмира Сабирова (Казан шәһәре), «Романтик энҗе – 2022» – Дарья Винникова (Бөгелмә шәһәре), «Мөлаем энҗе – 2022» – Александра Политуха (Бөгелмә), «Нәфис энҗе – 2022» Сирина Хәсәнова (Яңа Чүпрәле авылы), «Уңышлы энҗе – 2022» – Гүзәл Алигберова (Казан шәһәре).

Быел конкурсның финал чаралары катнаш форматта узды. Катнашучылар үзләре турында алдан язылган видеовизитка һәм иҗади номер ярдәмендә сөйләделәр. Кызлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар, жюри сорауларына җавап бирделәр.

Җиңүчеләргә сәламләү сүзләре белән жюри рәисе, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова мөрәҗәгать итте. Ул Дәүләт Советы депутатларына ел саен үткәрелә торган конкурс патронажы өчен рәхмәт белдерде. «Бу гади конкурс түгел – бу фикердәшләр хәрәкәте. Проектта катнашып, һәрберсе көчлерәк һәм кыюрак була», – диде депутат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International