Җыр-биюләр һәм костюмнар: «Восхождение» үзәгендә Яңа елны каршы алалар

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

Кичә Казанның «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Кыш Бабай маҗаралары» дигән Яңа ел тамашасы узды.

Бәйрәм чарасында тернәкләндерү үзәге карамагындагылар, шулай ук «Вознесенское» мәдәният йорты һәм «Сәйдәш» мәдәни үзәге коллективлары катнашты.

Кунаклар матур декорацияләрне, мавыктыргыч сюжетны һәм талантлы артистлар уенын алкышлар белән каршы алдылар. Моннан тыш, Яңа ел тамашасы концерт номерлары: биюләр, вокаль чыгышлар белән үрелеп барды.

Артистлар һәм бәйрәм кунаклары мавыктыргыч тамашада катнашудан канәгать калдылар. «Восхождение» үзәгендә тернәкләнүчеләр киләсе елга яхшы кәеф тупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International