«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр өчен күңелле бәйрәм

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

26 декабрьдә Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Менделеевск яңалыклары» редакциясе һәм «Яшьлек» кинотеатры хезмәткәрләре «Әкияти Яңа ел» чарасы әзерләделәр һәм үткәрделәр.

Редакция хезмәткәре Лиля Әхмәтҗанова һәм кинотеатр директоры Миләүшә Канипова балаларны сәламләделәр һәм якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр, Яңа ел фотозонасында фотога төштеләр.

Приютның һәр тәрбияләнүчесенә татлы бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чарасыннан соң барлык балаларны кинозалга чакырдылар, анда аларны тагын бер сюрприз – мультфильм карау көтә иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International