Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Яңа ел һәр йортка» акциясе уздыралар. Аның максаты – өйдә социаль хезмәтләр алучыларны бәйрәм белән котлау.
Өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре Кыш бабай һәм Кар кызы костюмнарында үз карамагындагыларга Яңа ел бүләкләре тапшырдылар. Һәр йортта кунакларга чын күңелдән шат иделәр. Өлкәннәр бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.