«Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы ата-аналар белән чираттагы дәрес үткәрде. Очрашуның максаты – балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен җайга салу.
Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Яңа елны бергәләп каршылыйк» музыкаль-уен программасы узды.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре көндезге төркем әгъзаларын Яңа ел белән котладылар.
Кичә дәүләт хезмәтләре порталының кире элемтә платформасы аша «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына керә торган гражданнарның белдерүләрен карау мәсьәләсе буенча йомгаклау киңәшмәсе булды.
23 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Бәхетле тормыш. Яшәү бәхете» мини-тренингы узды. Чара социаль хезмәт алучыларның эмоциональ халәтен яхшыртуга һәм аларны бәхетне аңлауга һәм аңа ирешү юлына якынайтуга юнәлдерелгән иде.
Бәйрәм алдыннан Кама Аланының психик тайпылышлары булган гражданнар өчен интернат-йортының социаль тернәкләндерү буенча белгечләре учреждениедә Яңа ел фотозонасы булдырганнар.
Минзәләнең туган якны өйрәнү музеенда 23 декабрьдә 7-14 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен «Могҗизалар чоры» дигән Яңа ел уен программасы узды.
27 нче декабрьдә Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар белән «Җинаять һәм яшүсмер» дигән төркемле дәрес уздырдылар. Чара Балачак унъеллыгы чаралары планын үтәү кысаларында оештырылды.
24 декабрьдә Н.И. Лобачевский исемендәге лицей волонтерлары Кайбыч өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты карамагындагыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар. Макулатура җыюдан туплаган акчаларга чәй, вафли, печенье, хәлвә, кәнфит, караҗимештән торган 26 азык-төлек җыелмасы сатып алынды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.