«Опека» үзәгендә мастер-класс узды

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

27 декабрьдә Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль эш буенча белгеч һәм психолог көндезге төркем белән Яңа ел уенчыгы ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Эштә балигъ булмаган катнашучылар клей, төсле кәгазь, катыргы, җеп, гипс фигуралары һәм буяулар кулланды.

Дәрес вак моториканы һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән иде, ул яхшы кәеф атмосферасын булдыруга ярдәм итте. Балалар уенчык ясауда бик теләп катнаштылар. Әзер әйберләрне алар әниләренә, әби-бабайларына бүләк иттеләр.

Чарада алты социаль хезмәт алучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International