26 декабрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә балигъ булмаган балалар өчен Яңа ел чаралары оештырылды.
Балигъ булмаган балалары булган гаиләләр бәйрәм чарасында булдылар. Аларны «Руслан» күчемсез милек агентлыгы вәкилләре, шулай ук Түбән Кама педагогика көллияте студентлары күңел ачтырды. Барлык балаларга да Яңа ел бүләкләре тапшырылды.
Шулай ук яшь социаль хезмәт алучылар район башлыгы катнашында узган чарада да булдылар. Балаларны бәйрәм белән Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин котлады.
Социаль хезмәт күрсәтүдә торучы авыр дәрәҗәдәге сәламәтлекләре чикле балалар да бәйрәмсез калмады. Кышкы тылсымчылар ролендә аларны котларга хәйриячеләр Павел Атланов һәм Алинә Минюхина килгән иде.