28 декабрьдә Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тылсымлы шар сере» дигән Яңа ел тамашасы узды. Балалар әти-әниләре белән бергә әкияти чара шаһиты булдылар. Персонажлар белән бергә балалар Яңа елны коткардылар.
Һәр бала интерактив спектакльдә катнаша алды. Барлык тамашачылар да бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Бәйрәмнең финалы бүләкләр тарату булды.
Бәйрәм кәефе алып, балалар тернәкләндерү процедуралары алуларын дәвам иттеләр.