29 декабрьдә Менделеевск муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кама таңнары» социаль приютында «Ел символы» дигән мастер-класс узды. Педагоглар Татьяна Чернова һәм Герман Миронов белән бергә балалар бик теләп иҗади эшчәнлеккә кушылдылар. Кул астындагы материалларны кулланып, балалар кәгазь уенчыклар ясадылар. Эшләнмәләр чыршы бизәге яки бәйрәм интерьерының бер өлеше була ала.