«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр Яңа ел бүләкләре алдылар

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Яңа ел бәйрәме уздырылды. Балалар белән очрашуга Кыш Бабай, Кар кызы һәм башка әкият персонажлары килде. Приют балалары үзләре дә чараны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнаштылар.

Балаларны Яңа ел белән котларга Менделеевск муниципаль районы администрациясе башлыгы Радмир Беляев, шәһәр прокуроры Ришат Шакиров, Ветераннар советы рәисе Лиса Кривилева һәм Чаллыдан хәйриячеләр – «Мәрхәмәтле йөрәкләр» инициативалы төркеме килгән иде. Кунаклар балаларга татлы бүләкләр һәм уенчыклар бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International