Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты «Һәр йортка Яңа ел» Бөтенроссия акциясе кысаларында чаралар оештыруга актив кушылды. Акция 5 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр уза.
23 декабрьдә интернат-йортта яшәүче яшь инвалидлар тәрбияче Людмила Җамалетдинова җитәкчелегендә «Яңа ел тәрәзәләре» акциясендә катнаштылар.
26 декабрьдә «Өлкәннәрне котлау» акциясе кысаларында Чистай медицина училищесы волонтерлары интернат-йортта яшәүчеләр өчен видеокотлаулар тапшырдылар.
27 декабрьдә интернат-йорт белгечләре Ринат Ипаров һәм Наталья Борисова Кыш Бабай һәм Кар кызы костюмнарында Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыйп Хәйруллинны котладылар. Ветеранга татлы күчтәнәчләр тапшырылды.