«Апрель» тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен Яңа ел бәйрәме уздырылды

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

27 декабрьдә Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен «Югалган вакыт турында әкият» дигән якты Яңа ел чарасы уздырылды. Үзәк хезмәткәрләре мавыктыргыч сценарий әзерләгәннәр иде.

Балалар урман хайваннары белән бергә уеннарда, конкурсларда катнаштылар, Кыш Бабай табышмакларын чиштеләр һәм яшерелгән сәгатьне табарга булыштылар.

Ахырда барысы да әкият геройлары белән фотосессиягә чакырылды, ә шуннан соң балалар көтелгән татлы бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International