Балтач районыннан социаль хезмәт алучы «Добрая волна» фестивалендә чыгыш ясады

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Казанда «Добрая волна» Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең региональ сайлап алу туры узды. Фестивальнең бурычлары – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү, хәйриячелек культурасын үстерү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу, балаларның уртак иҗаты өчен шартлар тудыру.

Фестивальдә Балтач районыннан социаль хезмәт алучы Зилә Музипова да катнашты. Алар сеңлесе Динә белән бергә «Карамельки» ансамбле составында чыгыш ясадылар һәм призерлар булдылар. Ансамбль әгъзаларын диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International