Минзәлә интернат-йортында Яңа ел тамашасы

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында узган чара «Яңа ел серпантины» дип атала иде. Учреждение хезмәткәрләре үз көчләре белән бәйрәм оештырдылар.

Биредә яшәүчеләрне котларга Минзәлә районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова килгән иде. Кунаклар һәркемгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм бәхет теләделәр.

Социаль хезмәт алучылар аралашу һәм бәйрәмнән яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International